tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җир ярылса, шул урын шагыйрь йөрәге аша үтә!”

“Җир ярылса, шул урын шагыйрь йөрәге аша үтә!”

Башкортостанда яшәүче татар шагыйрьләре дә бу бөек гыйбәрәгә тәңгәл иҗат итә һәм яши. “Дөнья” студиясендә кунакта – Башкортостанның халык шагыйре Марат Кәримов, тарихчы-шагыйрь Рәфис Зиязетдинов, укытучы-шагыйрә Зәлифә Кашапова,  прозаик һәм шагыйрь Закир Әкбәров. Аларның иҗаты да заманның ачышлары, борчулары рухында. 

2018 нче елның 21-22 мартында Башкортостанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре Казанда иҗади очрашулар үткәрделәр. Хәзер традициягә әврелә башлаган бу чараны Бөтендөнья татар конгрессы  оештырды.

Конгрессның Уфадагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендәге иҗади төркем әгъзалары Казан милли җәмәгатьчелеге белән очрашты, “Татар-информ” агентлыгында матбугат очрашуында катнашты, татар журналлары редакцияләрендә булды, ”Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруында,”Болгар” радиосында, татар конгрессының “Дөнья” студиясендә  чыгыш ясады, Казан кирмәне музейлары белән танышты.Ә 22 март кичендә  Башкортостан шагыйрьләре һәм җырчылары  ““Казан” милли-мәдәни үзәгендә  әдәби-музыкаль кичәдә иҗади хисап тотты.

Марат Кәримов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Асия Яппарова, Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова үз шигырьләрен укыдылар; җырчылар «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган әсәрләрен яңгыраттылар. Бәйрәмне Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова алып барды. Тулы залда үткән һәм ике сәгать буе кул чабуларыннан шаулап торган әдәби-музыкаль кичәне йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров чыгыш ясаган язучыларга һәм сәнгатькәрләргә  конгрессның рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

“Дөнья” студиясендә әлеге абруйлы делегация белән килгән дүрт шагыйрьнең чыгышлары  да Казанда үткән очрашуларның матур истәлеге булып калды.

                                                    Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*