tatruen
Баш бит / 2015 / Март (страница 7)

Архив за месяц: Март 2015

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары теркәлә башлады

Бүген, 20 мартта, шушы минутларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады.

Дәвам »

Мариусның якты эзе

Башкортостанда яшәгән һәм иҗат иткән журналист, милләтпәрвәр шагыйрь Мариус Максютовның "Якты эз" китабы турында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллин белән журналист Римзил Вәли сөйләшә.

Дәвам »

Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла

Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана3 апрель көнне Самараның Киров исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар иҗат коллективлары арасында “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла. Әлеге чара һәр ел саен апрель аенда була һәм тулы заллар җыя. Фестиваль беренче тапкыр 1997 елда үткәрелгән. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шуңа бәйле рәвештә, концерт Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасыннан башланачак. Концерт программасы кысаларында “Яктылык” мәктәбе иҗат коллективлары совет халкының 1941-1945 елларда батырлыгына багышланган вокаль-хореографик композиция тәкъдим итәргә ниятли. Беренче елларда фестивальне “Тунан тел” Самара өлкәсе татар берләшмәсе оештыра торган булган. Соңгы елларда исә чараны үткәрүне Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте үз өстенә алган. Финанс ярдәмне өлкәнең Мәдәният министрлыгы һәм “Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе күрсәтә

Дәвам »