Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров Татар мәдәнияте үзәге ачылуы татарларны мәңгеләштерә дип саный. Бу фикерен ул бүген Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылышында әйтте.

“Шушының кадәр затлы кешеләр белән очрашу – үзе бер бәхет. Аларның эшчәнлеге – ул киләчәгебезгә юл ачу дигән сүз. Ул юл – сезнең институтыгыз. Бу үзәкнең ачылуы – татарны мәңгелеккә илтә торган факторларның берсе. Бүген шушындый үзәк ачыла икән, үзәктә шушындый гамәлләр кылына икән, димәк, татарлар – мәңгелек”, – диде тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров.

Филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев институт ректоры Алсу Нәбиевага зур рәхмәт әйтте. “Мондый оешмалар төзү җиңел эш түгел. Аның өчен үзеңнең батырлыгың да, нәрсәдер эшләргә омтылышың да, шул эшне башкарып чыгарга көчең дә булырга тиеш. Шушындый чараларны оештыручы кешеләр булуы – татар халкын саклауның бер бик зур юнәлеше”, – диде Мирфатыйх Зәкиев.

Үзәктә борынгы Корьән, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте чагылган фотосурәтләр, шамаил үрнәкләре, XIX-XX гасырлар көнкүреш кирәк-яраклары җыелган музей эшли. Музейда 60 экспонат һәм 20 репродукция тупланган. Алар арасында Г.Исхакыйның тавышы яздырылган аудиоязма, рәссам-хаттат Н.Нәккаш иҗат иткән Ш.Мәрҗани һәм Г.Тукайның нәсел агачлары, татар халкының 100 бөек эшлеклесе фотолары җыелган альбом бар.
Казан кооператив институты Татар мәдәнияте үзәге белем бирү эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәчәк – монда татар теле өйрәтү курслары ачу планлаштырылган. Укыту төрле ихтыяҗларга туры китерелгән белем бирү программалары буенча алып барылачак – көнкүрештә кулланыла торган тел бер төрле формада, ә, мисал өчен, әдәби яисә эшлекле татар теле икенче төрле формада укытылачак.
