tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасының Кукмара бүлеге Коръән мәҗлесенә җыелды
“Ак калфак” оешмасының Кукмара бүлеге Коръән мәҗлесенә җыелды

“Ак калфак” оешмасының Кукмара бүлеге Коръән мәҗлесенә җыелды

Зур Сәрдек авылында гомер итүче Рәмлә Ибраһимованы якын-тирәдә белмәгән кеше юктыр. Яшьли дөнья йөген тарткан сугыш еллары ятиме, җитен игү технологиясе курслары үтеп, кырчылык бригадасы звеносын җитәкләгән. 24 ел сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рәмлә апа чирек гасыр буе авылның абыстае вазифасын башкара.

Авылда ул аяк басмаган, Коръән укымаган, догасын ирештермәгән бер генә нигез дә юктыр. Якыннарын югалтканнарга беренче таяныч, үгет-нәсихәт бирүче, авыр чакта оештыру-озату эшләрен үз өстенә алучы да ул. Җилдәй җитез, кечкенә генә буйлы абыстаебызга 80 яшь тулды. Күңелдәге рәхмәтләребезне, әйтелмичә калган теләкләребезне үзенә ирештерергә җай чыкты.

26 сентябрь көнне “Ак калфак” оешмасы белән берлектә, мәдәният йортының фойесына авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары белән Коръән мәҗлесенә җыелдык. Бу очрашуга Кукмарадан Гөлсинур абыстай, Рузилә абыстайларның килүе дә зур бүләк булды.

Коръән аятләрен яңгыраткан авылыбыз имамы Рифат хәзрәт Ибраһимов – Рәмлә апаның якын туганы. Аның өчен горурланып, сокланып яши абыстаебыз. Үтемле вәгазьләр тыңланды, яшьлек истәлекләре яңарды, юбилярга авылдашларның бик күп рәхмәтләре ирештерелде. Матур теләкләрен төяп, Адай авылыннан килгән Зур Сәрдек кызы Хәлимә Мөхәммәтгалиеваның истәлекләрен да тыңладык.

Хаҗ сәфәрен үтәгән авылдашларыбыз Минзилә Ибәтуллина, Гөлсинә Нуриеваларның чыгышларын да көтеп алган иде авылдашлар. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев та өлкәннәребезгә бәйрәм котлауларын җиткерде. Рузил Хафизов кунакларыбызга зур казанда пылау әзерләде.

Ихлас ярдәм иткән авылдашларга Аллаһның рәхмәте булсын, эшләре һәрчак уң булсын иде. Җылы, якты, нурлы очрашу булды бу. Өлкәнәйгәч күп кирәк мени, яхшы сүздән һәрчак күңел тулучан бит. Рәмлә апа да күз яшьләре аша, күңелендәге рәхмәтләрен җиткерде. Бу бәйрәмнән ул яшәргә көч-куәт алып, канатланып-сөенеп кайтып китте.

Әле озак елларга җитәрлек күңел көрлеге, сәламәтлек телибез Рәмлә апага. Табын корган, ризык әзерләгән, кунакларны сыйлаган “Ак калфак” оешмасы кызларына, авылдашларга, мәдәният йорты коллективына зур рәхмәт. Хезмәт уңышларына сөенеп, сәламәтлек белән тынычлыкта гомер итәргә насыйп булсын.

Регина Хәкимҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*