tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарапулда “Барс” музее ачылды
Сарапулда “Барс” музее ачылды

Сарапулда “Барс” музее ачылды

Узган ял көннәрендә Сарапул шәһәренең СТМ «Иман» активистлары яңа «Барс» музей киңлеген ачуда катнаштылар. Музейның рухландыручысы һәм оештыручысы – шәһәрнең татар мәдәнияте үзәге активисты һәм уңышлы эшмәкәр Зөлфәт Арсланов.

Музей киңлеген ачу тантанасында сәламләү сүзләре белән Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессен, Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм РМФА Сарапул бүлекчәсе рәисе Фаил Исламгалиев чыгыш ясады.

Зөлфәт Арслановка татар халкының мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштырудагы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды. Сарапул шәһәренең татар мәдәниятен саклауга өлеш керткән иҗтимагый активистлар һәм өлкән буын вәкилләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Музей “Барс” бизнес үзәгендә урнашкан, Ст.Разин ур., 35.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*