tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сара Садыйковага Казанда һәйкәл куелырмы?
Сара Садыйковага Казанда һәйкәл куелырмы?

Сара Садыйковага Казанда һәйкәл куелырмы?

Быел танылган татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 113 ел тулды. Бөек шәхесне мәңгеләштерү максатыннан, Казанда аның һәйкәле барлыкка килергә тиеш иде. Тик сынны кую эшләре 30 елга сузылган. Булачак һәйкәлнең кая торачагын хәл итү бик күп вакытны алган.

Башта Сара Садыйкова һәйкәлен Юнысов мәйданына куярга теләгәннәр. Тик соңрак урын үзгәрә: Тукай белән Әхтәмов урамнары кисешкән чат билгеләнә. Тик фонд әгъзаларына бу сквер ошамый. Туристлар да йөрми, өстәвенә янәшәдә мәчет, диләр. Алар Тукай белән Татарстан урамнары кисешкән ноктаны күрсәтә.

Һәйкәл булдыру – Сара Садыйкова фонды әгъзалары фикере. Аны скульптор Рада Нигъмәтуллина эшләгән. Әмма фонд рәисе дә, сынчы да октябрь аенда вафат булдылар. 3 дистә елга сузылган эш шул рәвешле тагын туктап калыр дип куркалар. Чөнки инде берничә ел элек үк композиторның кызы һәйкәлне күрергә теләп, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Сынны ул ташландык заводта эзләп таба.

Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская: “Завод буш, эшләми, бер бүлмәдә караңгыда, тузанда ята иде. Коточкыч, фотога төшермәдек инде.

Татарстан мәдәният министрлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Өмидә Гапарова һәйкәлнең бүгенге хәле турында ТНВ хәбәрчесенә болай дигән: “Ул татарстанның мәдәни мирасында, заводта сак астында саклана. Узган атнада гына очрашып сөйләштек. Хәзерге вакытта башкарма комитет тарафыннан әзерлек эшләре, проект булдырыла. Бу эшне тизләтергә җыенабыз”.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*