tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан” бию ансамбле “Зәңгәр шәл” әсәре буенча вокаль-хореографик тамаша куйды
“Казан” бию ансамбле “Зәңгәр шәл” әсәре буенча вокаль-хореографик тамаша куйды

“Казан” бию ансамбле “Зәңгәр шәл” әсәре буенча вокаль-хореографик тамаша куйды

“Казан” бию ансамбле “Зәңгәр шәл” вокаль-хореографик тамашасын ТАССРның 100 еллыгына багышлаган. Спектакльнең премьерасы ике көн рәттән Камал театры сәхнәсендә тәкъдим ителде.

Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасы буенча куелган вокаль-хореографик тамашада төп рольләрне Фердинанд Фәтхи, яшь артист Рөстәм Насыйбуллин, Гөлназ Гафурова, “Фәридә-Алсу” дуэты җырчылары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина, Марина Карпова һәм Чулпан Закирова башкарды.

Спектакльдә диалоглар мөмкин кадәр азрак кулланылып, басым бию күренешләренә һәм җырга ясалган. Тамаша сәгать ярымлык итеп эшләнгән. Җырлы-биюле сабантуй күренешләре аеруча җентекләп әзерләнгән.

Чарадан соң ансамбльне уңышлы яңа программасы белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады. Ул мондый тамашаның театр елында булуын билгеләп үтте. Тәбрикләү сүзләре бүләкләү белән дәвам итте.

Театр артисты Наталья Егоровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе игълан ителде. Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты режиссер Халисә Исмәгыйлевага һәм яшь артист Рөстәм Насыйбуллинга тапшырылды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*