tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово өлкәсендәге “Саҗдә” мәчетенә намазга халык күп йөри
Кемерово өлкәсендәге “Саҗдә” мәчетенә намазга халык күп йөри

Кемерово өлкәсендәге “Саҗдә” мәчетенә намазга халык күп йөри

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле визиты барышында, Кемерово өлкәсе Прокопьевск районы Верх-Егос авылында урнашкан “Саҗдә” мәчетендә дә булды. Татарстан делегациясен биредәге имам  Миңнулла хәзрәт каршы ала. Кунаклар мәчет белән танышты. Васил Шәйхразыев хәзрәттән гыйбадәт йортының эшчәнлеге хакында кызыксынды, хәлләрен сорашты.

“Безнең мәчетебез бик матур. Намаз укырга халык күп йөри. Шуңа күрә, Аллага шөкер, зарлана алмыйбыз, хәлләребез бик яхшы,”- дип җавап бирде хәзрәт.

“Саҗдә” мәчете 2012 нче елда ачылган. Гыйбадәт йортының тирә-юне дә бик матур итеп эшләнгән, төзекләндерелгән. Милли бизәкләр төшерелгән койма белән әйләндереп алганнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*