tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов шәһәрендә Эдуард Ганиев истәлегенә Халыкара конференция узды
Саратов шәһәрендә Эдуард Ганиев истәлегенә Халыкара конференция узды

Саратов шәһәрендә Эдуард Ганиев истәлегенә Халыкара конференция узды

8 февраль көнне Саратов шәһәрендә татарның милләтпәрвар улы Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганиевның якты истәлегенә багышлап, “Россиядә иганәчелек феномены: үткәне, буыннан-буынга күчүе, киләчәге” халыкара конференциясе оештырылды. Ул Коръән аятләрен уку белән башланып китте.

Чараның оештыручылары Бөтендөнья татар конгрессы, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Яңарыш” иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы.

Форумда вице-губернатор – Саратов өлкәсенең хакимият рәисе Александр Стерлюхин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, Саратов һәм Вольск Митрополиты Лонгин һәм күп кенә галимнәр, дин әһелләре, хәйриячеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Чараның алып баручысы Идел буе мөселманнарның нәзарәте рәисе Мөкәтдәс Бибарсов иде.

Искәртеп узабыз, Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының элеккеге башлыгы, эшмәкәр, меценат Эдуард Ганиев узган елның 8 февралендә 67 яшендә вафат булды. Ул — Иске Кулаткыда ислам динебезне кайтарыйк дип җан атып, райондагы изге җирләрне кадерләүгә, мә­четләр салуга, дин әһелләре әзерләүгә хәләл акчасын сарыф иткән кеше.

халыкара конференциядә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сәламләде.

“Бу чарада төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Алар Татарстаннан, Ульян, Самара, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән килгәннәр. Һәм алар Эдуард Әнвәр улы Ганиевны яратып белгән кешеләр. Бу, әлбәттә, безнең көчебезне күрсәтә торган гамәл. Без киләчәктә дә бердәм булсак, татар дөньясы баер һәм киңәер”, – диде Ринат Закиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*