II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалы да якынлаша. 17 нче февральдә татар шагыйрьләренең әсәрләрен сөйләгән һәм сайлап алу турларыннан узган балалар башкалага җыела. Исегезгә төшерәбез, быел конкурста 7 меңгә якын катнашучы булды.
«Җәлил укулары» бәйгесе быел Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгын каршылап уздырыла. 18 нче февральдә җиңүчеләр исемнәре “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә оештырылучы гала-концертта игълан ителәчәк.