tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле “кара генерал” Даян Мурзин яшәгән йортта булып китте
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле “кара генерал” Даян Мурзин яшәгән йортта булып китте

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле “кара генерал” Даян Мурзин яшәгән йортта булып китте

21 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин “кара генерал” Даян Мурзинның туган ягы – Бакалы районы Иске Балыклы авылында герой яшәгән йортта булып китте.

Сөендергәне – Даян Баян улының туган нигезе әле дә җанлы. “Кара генерал”ның апасының кызы бу йортта гөрләтеп гомер итә. Руза апа тормыш иптәше, заманында билгеле көрәшче Мансаф Кәлимуллин белән бу йортта әле дә булса Даян Мурзинның хәтирәләрен бөртекләп саклыйлар, диварларда эленеп торган фотоларга карап, бу йортта каһарманга карата күпме кадер-хөрмәт барлыгы аңлашыла.

Альфред Әмир улы Даян Баян улы рухына багышлап дога кылды, геройның истәлекләрен саклап, барлап үзенә күрә бер кечкенә музей эшләгәннәре, җылы каршы алганнары өчен Руза һәм Мансаф Кәлимуллиннарга зур рәхмәтләрен җиткерде.


Тарихи белешмә:

Даян Мурзин 1921 елның 20 гыйнварында хәзерге Бакалы районы Иске Балыклы авылында туган. 2012 елның 9 февралендә, 91 яшендә бакыйлыкка күчте.
Даян Баян улы – “Беренче дәрәҗәдәге хәрби Крест”, “Чехословакиянең азатлыгы өчен”, алтын медаль кавалеры. Злин шәһәрен фашистлардан азат иткән өчен муниципалитет тарафыннан көмеш кылыч белән бүләкләнә, моннан тыш, аңа Чехословакиянең  16 шәһәренең “Почетлы гражданы” исеме бирелә, “Кызыл Байрак”, “Кызыл Йолдыз” орденнары, Туган ил алдындагы каһарманлыгы һәм немец фашистларына каршы партизан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Чехословакиянең – 13, СССРның 12 орден-медальләренә лаек була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*