tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов шәһәренең Иске татар зиратында беренче тапкыр өмә оештырылды
Ростов шәһәренең Иске татар зиратында беренче тапкыр өмә оештырылды

Ростов шәһәренең Иске татар зиратында беренче тапкыр өмә оештырылды

Ростов шәһәренең Иске татар зиратында беренче тапкыр өмә оештырылды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

17 кеше кулга-кул тотынып эшләде. Күп кенә кабер өсләре чистартылды, чүп-чарКамаз” машинасына төялде. Шулай итеп, изге эшкә юл салынды.

Әле биредә эшләнәсе эшләр шактый, шуңа милләттәшләрдән ярдәм итү сорала. Шуңа бәйле рәвештә, биредә бу җәй эчендә кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Эш коралларын куеп тору өчен берәр вагон булса да куелсын иде. Аннан, Үзәк аллеяда юл һәм аңа килә торган сукмаклар йөрерлек итеп ясалса, әйбәт булыр иде, дип белдерә оештыручылар.

Бу уңайдан Иске татар зиратында әлеге эшләрдә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, мөфтият яки Ростов шәһәре татар үзәге белән элемтәгә керергә мөмкин.

Ә өмәдә катнашучыларның барысына да Россия мөфтие, шәһәр хакимияте һәм Дон татарлары исеменнән зур рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*