tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һөнәрле кеше-бай кеше
Һөнәрле кеше-бай кеше

Һөнәрле кеше-бай кеше

Чуашстанның Батыр районында Озын Куак авылында туган Рефагать Хәйрулла улы Даутов инде кырык елдан артык Тубыл шәһәрендә яши. Төп һөнәре –төзүче булса да, ул милли бәйрәмебез Сабантуйларын үткәрүдә ярдәм итә, татар газета-журналлар яздыра, мәдәният үзәге каршында оештырылган үзешчән драма спектальләрдә катнаша.

Рефагать Хәйруллович, сез, Себерне үз иткән милләттәшебез.Туган якларыгызны сагынасызмы?
-Тубыл шәһәрендә күп танышларым, дусларым, коллегаларым яши. Туган як сагындыра инде. Әни исән чакта туган авылыма елына ике мәртәбә кайта идем. Хәзер атна саен туганнарыма шалтыратам. Авылым яңалыкларын белеп, уңышларына сөенеп яшим. Соңгы вакыт елына бер мәртәбә туган авылыма кайтабыз. Безнең авылда татарлар яши. Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен белеп, татарча сөйләшеп, татар теле, әдәбиятны укып үстек.
Тубыл шәһәрендә төпләнеп калуының сәбәбе турында тукталып китәсем килә. 40 ел моннан Казан дәүләт арихитектура –төзелеш университетын тәмамлап Тубылга юллама буенча эшкә килдем. Монда ЖБИ, КПД (йортлар төзелеш комбинаты) оешмаларында беренче елларны оста, технолог, баш механик вазифаларын башкардым, аннары баш инженер булып хезмәт иттем. Минем кул астымда 700 кеше эшләде. Тубыл серияле йортлар без чыгарган панельләрдән төзелгән. Тәҗрибә туплаганнан соң ООО”Атлант” оешмасында унҗиде ел хезмәт иттем. Лаеклы ялга чыгып мәктәпкә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшкә урнаштым. Тубылда гаилә корып хатыным белән бер кыз һәм ул үстердек. Алар да югары белемле белгечләр. Хатыным Римма минем сыман юллама белән Чиләбе шәһәреннән Тубылга эшкә килгән яшь белгеч иде. Хәзер инде оныгыбыз да бар.

Сезнең төп һөнәрегез төзүче. Гаиләгез белән үзегез төзегән ике катлы матур йортта яшисез. Нәселегездә дә төзүчеләр булгандыр?
-Минем әтием, абыем балта осталары иде. Әти үзе бригада җыеп себергә килеп йортлар, биналар төзегәннәр. Минем өчен алар үрнәк булгандыр. Балта осталарын элек-электән авылда да хөрмәт иткәннәр. Мин дә бу һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмәдем. Мәктәптәге эш минем өчен яңа юнәлеш бит. Мондагы эшемдә миңа төзелеш эшләрен яхшы белгәнем ярдәм итте.

Сез шәһәрдә татар мәдәнияте белән кызыксынган, бүген дә Сабантуйларын үткәрүдә ярдәм иткән, татар газета-журналлар яздыручы, мәдәният үзәге каршындагы драма түгәрәгендәге спектальләрдә катнашкан милләтпәрвәр кеше булып та танылдыгыз…
-Сабантуйлар халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме. Бәйрәм мәйданын җиһазлауда ярдәм сорасалар бүген дә барам, ярдәм итәм. Татар җырлар тыңларга, милли уеннар карарга яратам. Күңелләрне Сабантуй бәйрәме туган якларга алып кайта. Сабантуеның аермасын да күрәм. Мисалга, безнең якларда ат чабышы үткәрелә, милли көрәштә катнашучылар берәр ай алдан язылалар, әзерләнәләр. Тубылда бәйрәмгә килгән тамашачылар арасыннан һәр теләүче милли көрәштә катнаша ала. Бәйрәмнең концерт программасын Казан артистлары бизи. Бу бик матур күренеш. Безнең бердәмлекне күрсәтә. Себер татар мәдәният үзәге бик тырышып милли бәйрәмнәребезне оештыра.

Быел өлкә газетабыз “Яңарыш” утыз еллыгын каршылый. Сез газетаны күп еллар яздырасыз. Газета укучыларына, редакция хезмәткәрләренә нинди теләкләр теләр идегез.
-Мин телефоннан, гаджетлардан укуны яратмыйм. Китапны һәм газеталарны кулыма алып уку миңа ошый. ”Яңарыш”ны күп еллар инде яздырам. Яңалыкларны, кешеләр турында язылган хикәяләрне кызыксынып укыйм. “Яңарыш” белән бергә килгән “Без бергә” газетасында кызыклы мәглүмат күп. Газетаны керәсе 30 еллыгы белән котлап редакторы А.М.Сәгыйтовага, корреспондентларына иҗат уңышлары телим. Газета яздыручыларның саны артып торсын дигән теләктә калам.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*