Чаллыда җирле мөхтәсибәтнең актив мөселманнары Җәмигъ мәчете төзелешенә өмәгә җыелды. Өмәгә җәмгыятьнең яшь вәкилләре дә, аксакаллар да килгән иде.
Чаллы халкы булачак мәчет территориясен чүп-чардан чистартты, шул рәвешле, бик интенсив эшләүче төзүчеләр эшен җиңеләйтте.
Төзелештә дин йорты комплексының алты корпусының икесендә тимер-бетон монолит блоклар төзү буенча эшләр тәмамланды.
Тиздән подрядчы – Алексей Горшковның «АНГ Холдинг» компаниясе дүрт манара корырга керешәчәк. Кышка мәчет түбә астына алыначак, шулай ук гөмбәз куелачак.
Эльвира Мөхәммәтдинова