tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе: “Татарстан Президенты-ул бөтен татар дөньясы Президенты”
Милли Шура рәисе: “Татарстан Президенты-ул бөтен татар дөньясы Президенты”

Милли Шура рәисе: “Татарстан Президенты-ул бөтен татар дөньясы Президенты”

“Татарстан Президентын сайлау вакыты якынлашканда, җир шары буйлап таралган милләттәшләребез Республикабыз Президенты итеп кабат Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайлануын теләүләре хакында җиткерде. Шуңа күрә сайлауларга әзерлек эше дә бездән башланды дип әйтә алам,” – дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Президент кайсы гына өлкәгә, чит илгә барса да, иң беренче анда яшәүче татарлар белән очраша. Аларның тәкъдимнәрен, теләк-үтенечләрен тыңлый. Аннары алар күтәргән мәьәләләр хакында рәсми очрашуда шул җирлектәге җитәкчеләргә җиткерә. “Татарстан Президенты кандидатурасына Рөстәм  Миңнехановны бөтен татар дөньясы хуплады,”-диде Милли Шура рәисе.

Исегезгә төшерәбез, бу минутларда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән татар журналистларының очрашуы уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*