tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елга Татарстанда мөфти сайлаулары узачак
Киләсе елга Татарстанда мөфти сайлаулары узачак

Киләсе елга Татарстанда мөфти сайлаулары узачак

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең пленум утырышында мөфти һәм баш казый вазифасына кандидатлар тәкъдим итү буенча таләпләр һәм документлар исемлеге булдырылды.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары диния нәзарәте уставы нигезендә, мөфти һәм баш казый вазифасына кандидатлар дини һәм дөньяви белемгә ия булырга, дәгъва кылу процедурасына кадәр өзлексез рәвештә ким дигәндә биш ел дәвамында дини өлкәдә җитәкче вазифаларын башкарырга, хөкемгә тартылмаган, тугры һәм намуслы, бернинди сәяси партияләрдә тормаган, намусын шик астына куярга сәбәп булырлык элемтәләргә һәм гаеп итәрлек гамәлләргә ия булмаска тиеш.

Мөфти һәм баш казый вазифасына кандидатлар документларын 2020 елның 25 декабреннән 2021 елның 25 гыйнварына кадәр тапшыра.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*