tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәният үзәгенә 25 ел

Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәният үзәгенә 25 ел

Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен дистәгә якын үзешчән сәнгать коллективы, түгәрәкләр һәм иҗат клублары эшли. Шуларның икесе “Халык коллективы” дигән мактаулы исемне йөртә. Аларның чыгышларын өлкә тамашачылары гына түгел, ә илебезнең байтак төбәкләрендә дә карап сокландылар. Сүзебез Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәният үзәге хакында бара. Шушы көннәрдә генә өлкә губернаторы Сергей Морозов һәм Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхрәзыев катнашында әлеге Үзәк үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп узды. Моннан 25 ел элек Россиядә иң беренчеләрдән булып ачылган татар мәдәният Үзәгенең үткәне, бүгенгесе һәм андагы иҗат коллективлары хакында Рамис Сафин бәян итәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*