2020 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсы старт алды.
Бәйгене “Шәһри Казан” газетасы редакциясе Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе белән берлектә оештыра. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.
Әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне [email protected] электрон адресына юллый ала. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә.
Конкурс 2021 елның 26 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк.
Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенең бюджет урыннарына өстенлекле шартларда укырга керә алачак.