tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саха (Якутия) Республикасы башкаласында татар яшьләре активы очрашуы узды
Саха (Якутия) Республикасы башкаласында татар яшьләре активы очрашуы узды

Саха (Якутия) Республикасы башкаласында татар яшьләре активы очрашуы узды

Бүген, 2021 елның 3 мартында, Саха (Якутия) Республикасы башкаласында Ерак Көнчыгыш федераль округының татар яшьләре активы очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Л.Р. Мөслимова, Якутск, Олекминск, Владивосток, Сахалин, Комсомольск-на-Амуре һәм Хабаровскның татар яшьләре лидерлары катнашты.

Әйтергә кирәк, Казаннан мәгариф программасы белән тулы бер делегация килде. Милләттәшләр белән әңгәмә барышында Л.Р. Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумының гамәлгә ашырыла торган проектлары турында сөйләде. Яшьләргә татар халкы тарихы турында видеоролик күрсәтелде. Тарих фәннәре кандидаты Тәймур Галимов “Чингисхан империясе – халыклар бишеге” темасына тарихи лекция үткәрде.

Биредә озак еллар дәвамында Якутск шәһәренең “Якташ” татар-башкорт җәмгыяте рәисе булып эшләгән А.Х. Клепцова да бар иде. Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклауга керткән зур өлеше өчен Асия ханым Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев тапшырды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*