tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Элда гармунчылар һәм инструменталистларның “Милли моң” Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды
Марий Элда гармунчылар һәм инструменталистларның “Милли моң” Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды

Марий Элда гармунчылар һәм инструменталистларның “Милли моң” Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды

2021 елның 27 февралендә Республика татар мәдәнияте үзәгендә гармунчылар һәм инструменталистларның “Милли моң” Бөтенроссия фестиваль – конкурсы узды.

Фестиваль-конкурсны оештыручылар:

  • Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлыгы;
  • Марий Эл Республикасының “Республика татар мәдәнияте үзәге” учреждениесе;
  • Марий Эл Республикасы татарларының милли – төбәк мәдәни автономиясе.

Фестиваль-конкурста катнашучыларны Республика татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Зәйнелгараб улы Гайсин, Марий Эл Республикасы мәдәният министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Елена Эдуард кызы Борнашева сәламләде.

Конкурста солистлар, кече ансамбльләр, халык уен кораллары үзешчән ансамбльләре катнашты. Катнашучыларның яше – 18 яшьтән башлап һәм өлкән буын.

Фестиваль – конкурста Татарстан Республикасыннан – Саба, Балтач, Арча районнары коллективлары, Марий Эл, Чуашстан Республикасы районнарыннан, Киров, Курган өлкәләреннән солистлар, кече ансамбльләр, үзешчән халык уен кораллары ансамбльләре катнашты. Җиңүчеләр иң күп җыелган баллар буенча билгеләнде. Конкурста катнашучының индивидуальлеге, гадәти булмаган инструментларны кулланып инструмент үзенчәлеген күрсәтү мөмкинлеге сәламләнде.

Фестиваль-конкурсның иң югары бәясен Бәрәңге бистәсе Портянур авылыннан Кабиров Рәмис Габделфәт улы яулады.

Барлык катнашучылар да үзләрен иң яхшы яктан күрсәттеләр һәм барысы да яхшы урыннарга лаек булдылар. Һәр катнашучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фестивальдә катнашучыларның барысы да оештыручыларга киләчәктә дә мондый чаралар үткәрүне сорап рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Мари Иле республика татар мәдәнияте үзәге методисты
Рәмзия Әүхадуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*