tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Созвездие-Йолдызлык” фестивале республикада иң популяр иҗади конкурска әверелде

ВИДЕО: “Созвездие-Йолдызлык” фестивале республикада иң популяр иҗади конкурска әверелде

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале республикада иң популяр һәм күпләр яратып өлгергән иҗади конкурска әверелде. Буада фестивальнең зона этабы узды. Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы белән уза. Быелгы фестиваль Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Бию коллективлары милли киемнәрдән, яшь солистлар зәвыклы костюмнардан. Чыгышларның сыйфаты да елдан-ел яхшыра, чөнки гала-концертка барлык катнашучылар да ныклап әзерләнәләр. Ләйлә Идрисова (189) Йолдызлык фестивалендә инде берничә ел катнаша. Финалга да үткәне бар. Быел ул үзенә призерлар рәтендә булырга максат куйган.

Район этабы кысаларында дүрт йөздән артык бала чыгыш ясады. Быел конкурсантларның күбесе туган телләрендә җырлар башкардылар. Ә номерлары милли бизәкләр белән баетылган иде.

Созвездие-Йолдызлык быел 21нче тапкыр уздырыла. Фестивальнең популярлыгы елдан-ел арта бара. Зона этабы 24нче һәм 25нче март көннәрендә Апас районында узачак. Конкурсантлар, һәрьелдагыча, “Вокал-соло”, «Вокал ансамбль», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә чыгыш ясаячак.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*