tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада абыстайлар җыелышы узды
Сабада абыстайлар җыелышы узды

Сабада абыстайлар җыелышы узды

22-нче март көнне Саба мөхтәсибәтендә абыстайлар җыелышы үткәрелде. Очрашуда катнашкан дин әһелләре, мөслимә хатын-кызлар үз эшләрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап ачык дәресләр, кичәләр, очрашулар үткәрү хакында фикер алышты.

Саба Үзәк мәчетендә узган әлеге чарада районның барлык абыстайлары – барлыгы 60 хатын-кыз катнашты. Очрашуда төп сүз мәчет каршындагы курсларда дини һәм милли тәрбия бирүнең әһәмияте, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар теленең сафлыгы (ягъни чит тел сүзләрен кушып сөйләшмәү), сөйләм культурасы (әдәп) кагыйдәләрен җиткерү һ.б. мәсьәләләре хакында барды. Катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән сәламләргә килгән ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү хакында “Нигезең нык булсын” дигән темага вәгазь укыды.

Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Туган тел елы уңаеннан үткәрелүче чараларга тукталып үтте. Катнашучылар Саба Үзәк мәчетенең 185 еллыгы юбилеен үткәрүне хупладылар һәм әлеге чарага әзерләнү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мәчет татар архитектурасының күркәм үрнәге булу өстенә, яшьләрдә милли үзаң тәрбияләү үзәге дә булып хезмәт итә – биредә мәчет ачылган көненнән барлык дини дәресләр, вәгазьләр, җыелышлар бары татар телендә уза.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*