tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльмир Низамов Россия Президенты премиясенә лаек булган
Эльмир Низамов Россия Президенты премиясенә лаек булган

Эльмир Низамов Россия Президенты премиясенә лаек булган

Татарстан композиторы Эльмир Низамов 2020 елда яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясе лауреаты булган. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә. “Эльмир Низамовның иҗатына төрле жанрларда эшләү осталыгы, академик музыканы милли фольклор белән үзенчәлекле бизәү хас”, – диелгән Кремль сайтында.

  • Композитор Эльмир Низамов әсәрләрен Россия һәм чит илләрнең симфоник, камера оркестрлары, музыкаль ансамбльләр башкара.
  • Эльмир 1986 елда Ульяновскида туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Хәзер биредә – композиция һәм теория кафедрасы доценты. Ул Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы булып тора.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*