tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия ислам институтында «Илаһи моң» фестивале финалы узачак
Россия ислам институтында «Илаһи моң» фестивале финалы узачак

Россия ислам институтында «Илаһи моң» фестивале финалы узачак

28 мартта Россия ислам институтында татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалы уза. Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән (Ханты-Манси, Тубыл, Мари-Эл, Ульяновск, Пермь, һ.б.) һәм Татарстаннан 152 гариза килгән иде. Финалга 34 солист һәм 12 иҗат төркеме чыкты.

Казаннан читтә яшәүчеләр бәйгенең финал өлешендә онлайн форматта катнаша. Казанның иҗат коллективлары 28 мартта Россия ислам институтына чакырыла. Бәйге барышы тулысынча Россия ислам институтының Ютуб каналы аша турыдан-туры күрсәтелә https://www.youtube.com/c/РИУКазань1/. Фестивальнең финал өлеше, фильм рәвешендә Интернет челтәрендә урнаштырыла. Бәйге нәтиҗәләре Россия ислам институты http://kazanriu.ru, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты https://tatar-congress.org, Болгар ислам академиясе https://bolgaracademy сайтларында урнаштырылып игълан ителә.

“Илаһи моң” фестивале 2014 нче елдан башлап Россия ислам институты һәм “Гөлзадә” иҗат студиясе башлангычында, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә уздырылып килә. Быел ул, бишенче тапкыр үткәрелеп, оештыручылар исемлегенә ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм саклау буенча ресурс үзәге, Болгар ислам академиясе, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кушылды.

Бишенче “Илаһи моң” фестивале Идел Болгарстанында Исламны кабул итүгә 1100 еллык юбилеена әзерлек чарасы буларак үткәрелә. Фестиваль-бәйгенең максаты: татар халкының рухи традицияләрен саклау, үстерү һәм пропагандалау, яшь һәм өлкән буынның бер-берсен рухи баету аша, мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын булдыру.

Бәйге программасына халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үрнәкләрен башкару («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисек-баш»  һ. б.), татар мәкаме традицияләрендә Коръән уку керә.

«Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе кысаларында педагогларга һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен 4 нче марттан башлап 18 нче мартка кадәр, дистанцион белем бирү технологияләрен һәм электрон ресурсларны кулланып, 36 сәгатьлек «Рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итүне тәрбияләү» курслары оештырылды. Курс барышында галимнәр, дин, сәнгать әһелләре тарафыннан лекцияләр укылды, бу өлкәдәге алдынгы тикшеренүчеләр, рухи мирасыбыз әсәрләрен башкаручылар тарафыннан мастер-класслар, рухи мәдәният традицияләрен, халык авыз иҗаты һәм язма мирас әсәрләрен саклау, өйрәнү һәм тергезү белән бәйле сораулар буенча фикер алышулар үткәрелде. Тест рәвешендә әзерләнгән сынауны тапшыручыларга квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

«Илаһи моң» фестиваль-бәйгесен үткәрү вакыты һәм урыны: 2021 елның 28 марты, 13:00, Казан ш., Газовая урамы, 19 йорт, Россия ислам институты, Актлар залы (319 аудитория). Элемтә өчен телефоннар: 89179179272 (Резеда Сафиуллина), 89274166010 (Илдар Таҗиев).

31 мартта фестиваль-бәйге нәтиҗәләре буенча “Татар рухи мәдәниятендә гыйбадәт кылу һәм музыка” дигән түгәрәк өстәл утырышын уздыру көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*