tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Татар мөһаҗирлеге музее” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Татар мөһаҗирлеге музее” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Татар мөһаҗирлеге музее” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Татар мөһаҗирлеге музее” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Очрашу ZOOM платформасында үткәрелде.

Утырышта чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Очрашуда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, “Татарлар: гамәл стратегиясе” документын тормышка ашыру кысаларында музей тупланмаларын – рухи һәм матди ядкарьләрне саклап калу һәм тарихи ватанга кайтару – татар халкының мәдәни-тарихи мирасын саклап калу инструменты булып тора.

“Татар мөһаҗирлеге музее” экспозициясе фәнни-мәдәни үзәге проекты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.

Музей комплексы экспозициясе концепциясе турында тарих фәннәре кандидатлары Дмитрий Бугров һәм Хәлим Абдуллин сөйләделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә “Татар мөһаҗирлеге музее” өчен экспонатлар туплауда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева милләттәшләребезгә әлеге утырышта катнашу өчен рәхмәтен җиткерде, шулай ук мондый очрашуларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*