tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Петербургтагы вәкиллеге Ризаэтдин Фәхретдин музее белән хезмәттәшлек итә
Татарстанның Петербургтагы вәкиллеге Ризаэтдин Фәхретдин музее белән хезмәттәшлек итә

Татарстанның Петербургтагы вәкиллеге Ризаэтдин Фәхретдин музее белән хезмәттәшлек итә

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Әлмәт районындагы Ризаэтдин Фәхретдин Мемориаль музее җитәкчелеге уртак чаралар үткәрү буенча хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров Татарстаннан килгән кунак, «Ризаэтдин Фәхретдиннең мемориаль музее» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Диләрә Гыймранова белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Санкт-Петербургның «Ак калфак Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова да катнашкан. Алар мәдәни-агарту чаралары турында фикер алышкан.

Риза Фәхретдин музееның онлайн форматтагы «Татар кунак йорты» мәдәни-агарту проектында катнашуы, Вәкиллек каршындагы Каюм Насыйри исемендәге институт белем бирү-мәдәният үзәге һәм «Ак калфак Нева» иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итү, әлеге музей буйлап виртуаль экскурсия үткәрү турында килешкәннәр.

Әлмәт районының Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин Мемориаль музее 195 елның 25 маенда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ачылган. Музей Кичүчат авылы уртасында (элек анда Фәхретдиновлар гаиләсенең йорты булган) урнашкан. Музей участогында Р.Фәхретдиннең әти-әниләре утырткан наратлар үсә.

Галимнең үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, 1926 елда Ризаэтдин Фәхретдингә Бөтендөнья мөселманнар конгрессының Мәккәдәге вице-президенты буларак Согуд Гарәбстаны короле тапшырган бүләкләр музейның иң кыйммәтле экспонатлары санала.

Бирегә килүчеләр музей экспозициясендә шулай ук Ризаэтдин Фәхретдиннең сандыгын да күрә ала. Ул анда кулъязма китапларын, фотолар һәм Фәхретдиновларның гаилә архивындагы кулъязма документларны саклаган. Музейда ел саен «Ризаэтдин Фәхретдин укулары» үткәрелә.

tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*