tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Хатын-кыз галәме” дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Хатын-кыз галәме” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Хатын-кыз галәме” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

фотограф Гали Сәитовның “Хатын-кыз галәме” дип исемләнгән фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә төрле елларда төшерелгән милли бәйрәмнәребез, хатын-кызлар фоторәсемнәре урын алган. Бәйрәмне ачу тантанасына Гали Мөхәммәтәмин улының дуслары, туганнары, коллегалары җыелган иде. Чараны моңлы татар җырлары белән Хәсән Хучашев һәм баянда Азат Абдуллин башлап җибәрделәр. Фоторәссамның иҗаты белән тамашачыларны Розалия Корманалиева таныштырды.

Себер татар автономиясе рәисенең урынбасары Илтус Уразмамәтов котлап, кызыклы, игътибарга лаек фотосурәтләрне туплап, китап итеп чыгарырга кирәк, дигән теләкләрен юллады, уңышлар теләде. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева фотограф һөнәренә тугрылыклы булган, бөтен нечкәлекләрен үзләштергән Гали Сәитовны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Галинең апасы Галия Измайлова хатирәләре белән уртаклашты, гаиләдә иҗади башлангычларны хуплаучы, таяныч һәм ярдәмчел булган әти-әнисен җылы сүзләр белән искә алды.

Гали Мөхәммәтәмин улы һөнәре буенча югары белемле укытучы, ә иҗат юлына килгәндә, «Яңарыш» өлкә газетасының актив фото-хәбәрчесе, җырчы да, музыка коралларында уйнаучы, үзәкнең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле әгъзасы, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашучы артист, фото һәм видеога төшерүче оста да. Ул үзенең иҗат юлы турында: ”Мәктәптә укыган елларымда мин мандолинада, аннары гитарада уйнарга өйрәндем. Беренче башкарган җырым – “Әниемә”, рус телендә “Тополя”ны яратып җырлый идем. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл пединститутының физика-математика факультетында укыган чорда фотога төшерү белән кызыксына башладым. Дустым Алик Мадьяров төшергән фотоларны карый идем. Ул тәҗрибәсе белән уртаклашты, мин бу юнәлеш белән мавыгып киттем. Элек фотога төшерү, аны ясау катлаулырак иде. Беренче фотоаппаратым – “Смена”, хәзер заманча “Никон” белән төшерәм. Фоторәсемгә төшерү – үзенчәлекле, иҗади эш. Ул аерым бер сәнгать дип әйтер идем”, – дип сөйләде.

Төрле фонда, төрле ракурста, төрле фотоаппаратлар белән төшерелгән күргәзмәдәге фотоларның үз тарихы бар. Мондагы фотосурәтләрдә өлкәбезнең төрле авылларыннан, район үзәкләреннән, шәһәрдән кешеләр, истәлекле, күңелле вакыйгалар сурәтләнгән. Шатлыклы мизгелләрне, милли бәйрәмнәрне фотограф бик тә яратып кабул иткәнлеген күреп була. Гали Сәитов фоторәсемнәрен җирле газеталарыбыз битләрендә дә еш күрәбез. Күргәзмәгә куелган эчтәлекле, мәгънәле, матур фотолар тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Очрашу чәй табыны артында әңгәмә белән тамамланды.

“Хатын-кыз галәме” фотокүргәзмәсе 31 нче мартка кадәр эшли. Фоторәсемнәрдәге тарихка кереп калган милли бәйрәмнәрне күрергә теләсәгез, мәдәният үзәгенә рәхим итегез!

Римма Умитбаева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*