tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Туган тел” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты
Данис Шакиров “Туган тел” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Данис Шакиров “Туган тел” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-классы конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17 татар теле укытучысы, 10 рус теле укытучысы, 6 чуваш укытучысы, 4 мари теле укытучысы, 2 мордва теле укытучысы (эрзя) һәм Россия Федерациясе субъектларыннан туган (татар) теле һәм әдәбияты 10 укытучысы узды.


Җиңүчеләрне ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, ТР халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев бүләкләделәр.

Данис Шакиров үзенең чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев һәм үз исеменнән татар теле укытучыларына олуг рәхмәтләрен җиткерде һәм Россия регионнарыннан катнашып югары күрсәткечләргә ирешкән
4 татар теле укытучысына конгрессның махсус бүләкләрен тапшырды.

Гран-прига Азнакай шәһәре 7нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шакирова лаек булды.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*