tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадылар
IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадылар

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадылар

Бүген, 1нче апрель көнне, IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныны кысаларында, Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар бергә делегатлар татар авылларының комплекслы үсеше белән танышалар. Шулай ук Тукай районына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та килде.

Бер төркем делегатлар Иске Җирекле авылындагы Минталип Миңнехановның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар. Хуҗалык 2000нче елда төзелгән, биредә 14 кеше эшли. Делегатлар яшелчәләрне аралау һәм тутыру цехы белән таныштылар. “Миңнеханов” хуҗалыгы бәрәңге, кәбестә, бөртекле культуралар һ.б. төрле яшелчәләр җитештерә.

Моннан кала, кунаклар кош-корт үстерелә торган “Фәррахов” крестьян фермер хуҗалыгын, Тукай районы Биклән авылындагы полиэтилен торбалар җитештерүче, 60 кеше эшли торган “Сокол” заводын карадылар.

Шулай ук делегатлар Тукай районы Бакчасарай авылындагы “Миңнехуҗин” КФХ эшчәнлеге белән танышты. Фермер хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре – терлекчелек һәм игенчелек продукциясе җитештереп сату.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*