Пенза өлкәсендә “Вместе ярче…”, ягъни «Бергә яктырак…» дигән исем астында татар яшьләренең иҗади мәгърифәт мәктәбе узды. Төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе оештырган әлеге чарада төрле милләт вәкилләре белән бергә өлкә авыл-районнарыннан дистәләгән егет һәм кыз катнашты.