tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәчтә милли көрәш буенча 22 нче шәхси-команда турниры булып узды
Питрәчтә милли көрәш буенча 22 нче шәхси-команда турниры булып узды

Питрәчтә милли көрәш буенча 22 нче шәхси-команда турниры булып узды

Бу юлы ул йөздән артык спортчы җыйды. Питрәчлеләр белән бергә келәмгә Казанның Мәскәү районы һәм Яшел Үзән районы көрәшчеләре чыкты.

Ярышлар 2007-2008, 2009-2010 елгы егетләр һәм ир-атлар арасында узды.
Келәмгә беренче булып яшь көрәшчеләр чыкты. Алар кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар күрсәттеләр. Һәр ярыш азарт белән узды, беркем дә көндәшеннән калышырга теләмәде. Әмма һәрвакыт иң әзерлекле спортчы иң көчлесе була. Кече яшүсмерләр арасында үз авырлык категорияләрендә район үзәгенең икенче мәктәбеннән Алексей Малов, Казаннан Камил Абдрафеев, олырак егетләр арасында ленинококушкинолылар Ярослав Лывин, Инсаф Сөнгатуллин, Азат Галиәхмәтов һәм казанлы Ильяс Гарипов җиңү яулады.
Гомумкоманда зачетында беренче урында ленинококушкинолылар, икенчедә – Питрәч икенче мәктәбе, өченчедә – район үзәгенең беренче мәктәбе.
Ир-атлар дүрт авырлык категориясендә көч сынашты. Нигездә, Ленино-Кокушкино авылында кошчылык комплексы данын яклаган көрәшчеләр өстенлек итте. Алар команда ярышларында да җиңү яулады. Икенче урынны чытылылар, ә өченче урынны Күн авылы көрәшчеләре яулады.
Шәхси зачетта үз авырлык категорияләрендә Марсель Сәйфуллин, Рөстәм Сабиров, Руслан Зыятдинов һәм Фирдүс Зәйнуллин җиңде. Фирдүс шулай ук абсолют батыр булды. Рафаэль Сафиуллин призына үткәрелгән турнирда ул алтынчы тапкыр катнаша инде.

Мин үз кул астымдагы спортчыларым, яшь көрәшчеләрем белән бергә Яшел Үзән районыннан килдем, – дип билгеләп үтте спортчы. Ул Бөтенроссия, республика сабантуйларында җиңүче. Ярышларның төп призын – тәкәне – традиция буенча Рафаэль Сафиуллинның тормыш иптәше Венера ханымга тапшырдылар.

 

Турнир яхшы дәрәҗәдә оештырылган, шуңа күрә бик теләп ярышабыз. Призлы урыннар өчен көрәш киеренке барды. 90 килограммнан артык авырлык категориясендә миңа өченче урынны алу насыйп булды. Минем тренерым – Николай Крылов, – дип сөйләде көрәшчеләрнең берсе Рафис Фазлыев, ул турнирда дүртенче тапкыр катнаша.

Оештыручылар һәм спонсорлардан барлык призерлар да медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Традиция буенча, милли көрәш легендалары, безнең районда туып-үскән Иван Баширов, Гайнетдин Мөхәммәдиев, Николай Крылов  һәм башкалар ярышларны күзәттеләр. Турнирның махсус кунагы спорт мастеры, халыкара категорияле судья Рифкать Җәләев булды. Район башлыгы Илһам Кашапов Венера Сафиуллинага истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук ул яшь, өметле көрәшчеләрнең берсе Ярослав Лывинга ГТО алтын значогын тапшырды.

Кайчандыр безнең районның даны бөтен республикага һәм күрше төбәкләргә таралган иде, – ди Иван Баширов. – Кызганыч, хәзер көрәшчеләр сафы сирәгәя. Бу турнирда районнан балалар һәм олылар арасында өчәр команда катнашты. Бу бик аз.  Питрәч көрәшчеләрен кабат һәркем белсен өчен әлеге спорт төренә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итәргә, аларда кызыксыну уятырга  кирәк, – дип саный ул.

pestrecy-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*