tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Каргалысында «Без-Тукай оныклары» дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде
Татар Каргалысында «Без-Тукай оныклары» дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде

Татар Каргалысында «Без-Тукай оныклары» дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде

3 яшьтән алып 65 яшькә кадәр. Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Габдулла Тукайның  тууына 135 ел тулу уңаеннан, матур чара оештырылды. Шигырь бәйгесендә барлыгы 62 кеше катнаша. Алар арасында I-XI сыйныф укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары, төрле һөнәр ияләре чыгыш ясады. Оештыручылар: мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары.

Беренче булып Тукай шигырьләрен 3 һәм 5 яшьлекләр сөйләде. Шигъри бәйге – гади ярыш кына түгел. Беренче чиратта син аны сәхнәгә чыгып башкарырга тиешсең. Монда  сөйләү рәвеше, сәнгатьле уку тикшерелә.

Һәрбер катнашучы сәнгатьле итеп шигырь сөйләп, үз осталыгын күрсәтте. Жюри әгъзалары шуңа да игътибар итә: конкурсантлар шигырь туры килгән кием дә сайлаган. Телне саклап калуның бер ысулы булган әлеге конкурс милләт турында тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итә.

Ниһаять, барысы да сәхнәдә. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Казанның китап нәшриятеннән махсус кайтартылган Тукай әсәрләреннән торган  китаплар тапшырылды. Киләсе елда да  шигъри бәйге шундый ук күләмдә оештырылыр дип планнаштыралар.

  Фирүзә Әбсәламова 

Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*