tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Изге Болгар җыены»на Босния һәм Герцеговина мөфтие Хөсәен хәзрәт Кавазович чакырулы
«Изге Болгар җыены»на Босния һәм Герцеговина мөфтие Хөсәен хәзрәт Кавазович чакырулы

«Изге Болгар җыены»на Босния һәм Герцеговина мөфтие Хөсәен хәзрәт Кавазович чакырулы

Бу хакта бүген Татарстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов җыенны уздыруга багышланган матбугат очрашуында сөйләде. “Чакырылган кунаклар арасында чит ил мөфтиятләре вәкилләре дә бар. Алар Президент һәм Диния нәзарәте тарафыннан чакырылган. „Изге Болгар җыены“на Босния һәм Герцеговина мөфтие Хусейн Кавазович килүе көтелә”, – диде Ирек Арсланов.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исә ел саен “Изге Болгар җыены” алдыннан үткәрелә торган “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены турында әйтеп узды. Җитәкче белдергәнчә, әлеге җыенның максаты – төбәкләрдәге татар мөселман оешмаларын берләштерү.

“Быел Россиянең 72 төбәгеннән 1200 делегат катнашуы көтелә. Иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан булачак”, – диде ул.

“Программага килгән вакытта, быел 4 дискуссион мәйданчык эшләячәк. 3 июнь көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә форумның рәсми ачылышы була. 4 июнь көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак”, – дип өстәде җитәкче.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*