tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә «Татары Финляндии» китабы презентациясе узачак
Милли китапханәдә «Татары Финляндии» китабы презентациясе узачак

Милли китапханәдә «Татары Финляндии» китабы презентациясе узачак

3 июнь көнне 18:00дә Милли китапханә  «Татары Финляндии» китабы презентациясенә чакыра.


Китап авторы — Финляндия татар җәмәгатьчелеге имамы Рамил хәзрәт Беляев. Китап татарлар барлыкка килү теорияләре, Финляндия татарларының милләткә һәм дингә булган мөнәсәбәтлере турында.

«Бу китапны яза башлаганда, мин күз алдымда берничә максат тоттым. Бер яктан, Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын теркәп, язып чыгасым килде. Икенче яктан, ул әле тарих кына да түгел, зур тәҗрибә дә. Кече ватаннары белән элемтәләре киселгән вакытта татарлар үз асылын югалтмыйча, татарлыкны, динне саклап калып гомумән бу азчылыкның миллиятен үстерә алган. Шуңа күрә, мин китапны язарга тотынганда уйладым — бу тарих кына түгел, тәҗрибә уртаклашу да булырга тиеш. Финляндия татарларының чит мохиттә сакланып калу алымнары, тәҗрибәсе турында сөйлисем килде», – дип сөйли китап авторы Рамил хәзрәт Беляев.

kitaphane_tatarstan

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*