tatruen
Баш бит / Яңалыклар / С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында чираттагы премьера – “Ситса туй” моңсу комедиясе
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында чираттагы премьера – “Ситса туй” моңсу комедиясе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында чираттагы премьера – “Ситса туй” моңсу комедиясе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында чираттагы премьера – драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча автор үзе сәхнәгә куйган “Ситса туй” моңсу комедиясе.

Ситса туй – ул гаилә корып бер ел яшәгәч билгеләнелә торган дата. Әсәрне Илгиз Зәйниев Минзәлә театры өчен махсус язды.

“Бүгенге көн яшьләренең , шул ук минем чордашларның, гаиләгә карашы артык җиңел, димме. Аны, ниндидер, ярату дип кенә кабул итү..Ә гаилә – бер -берең өчен җаваплылык алу, күңел хезмәте. Берничә ел әле бер-береңә ияләшү генә, “мин”нән баш тартып “без”гә күнегү. Ләкин шул ук вакытта иргә дә, хатынга да гаилә эчендә шәхси мәйданы калырга тиеш. Бергә –бергә дә яшәргә, кемдер берәү изелеп гомер итү дә түгел. Тагын башка бер проблема, ул безнең тәрбиядән киләме икән- кеше сүзеннән куркып булмастай мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышу.Ике якның берсенә дә ул бәхет китерми. Спектакльдә ярылып ята торган җаваплар юк. Ул уйландырса, үзеңне читтән күрергә булышса, бүген сиңа бик җитди тоелган нинди дә булса хәлнең көлке икәнлеген күрсәтсә, әле гаилә корып өлгермәгәннәргә җитдирәк булырга ярдәм итсә иде. Минзәлә театры  соңгы бастион – республикада минем әсәрем куелмаган соңгы театр иде. Иң мөһиме, биредәге  артистларның  эшлисе килә, алар иҗади кешеләр. Театр җитәкчесе Илнур Зөфәр улы Гайниевның чакыруы өчен рәхмәт. Без күптәнге танышлар кебек җиңел аңлаштык, фикерләр тәңгәл килде.”

Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Илгиз Зәйниев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*