Татарстан Республикасының шахмат буенча команда чемпионатыннан Әтнә районы шахматчылары авыл районнары арасында икенче урын яулап кайттылар. Шәхси беренчелектә тренер Раил Шакиров– өченче урында!
20 ноябрьдә башланып, 4 көн дәвамында барган бу зур ярыштан кубок, медальләр, мактау грамоталары алып кайтсалар да, шахматчылар әле дә тынычлана алмыйлар: “Актаныш командасыннан бер очко белән генә калдык. Гомуми очколар саны буенча гына алдылар, ә команда җиңүләре белән исәпләсәләр без җиңә идек, бездә – 8 җиңү, аларда 6 гына”… Зәй, Сарман, Биектау, Балтач… хәтта Тәтеш командасын 5,5 очко белән җиңүләре дә тынычландыра алмый аларны. Соңгысында Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәгенең филиалы булып, анда 8 тренер эшләве дә мәгълүм. “Татарстан беренчелегендә икенче урын алу – безнең өчен зур җиңү, безнең команданың мондый беренчелектә шул ук Актанышны җиңеп, I урында калганы булды. III урынны да алдык. Быел – икедә. Тиз йөрешле шахмат уенында да җиңгән бар иде Актанышны, шуңа авыррак кабул иттек. Мондый ярышта һәркем үзенчә борчыла инде, актанышлар “Тагын сезгә җиңелсәк, ничек кайтып күренербез”, – дип, дүрт көн буе үзләренә урын таба алмадылар. Чөнки көчләр тигез, безнекеләр көчлерәктә, тик вак-төякләре дә җитәрлек, шахматчылар шахмат белән генә шөгыльләнмиләр, һәркайсының үз эше бар, мәктәп укучылары имтихан биреп караган вакытка туры килдек. Запас уенчы итеп калдырган уенчыларны да бәйге барышында төп уенчы итеп күчерми булмады. Кайсы көнне икенче уенга чакырттык. Рәхмәт җитәкчеләренә, берсе дә каршы килмәде, ә үзебезнең җитәкчеләр машина белән йөрттеләр. Һәр нәрсәнең уңай ягы була, барыбыз да ныклап шөгыльләнә башлап, киләсендә беренче урынны алырга кирәк, дип кайттык”,– дип сөйли тренер. “Әмиин”, дигән минутка туры килсен.