tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стокгольмда – “Ак калфак” (фоторепортаж)
Стокгольмда – “Ак калфак” (фоторепортаж)

Стокгольмда – “Ак калфак” (фоторепортаж)

Швециядә яшәүче татарлар көзге бәйрәм уздырганнар. Татар ханымнары бу турыда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисовага “Ак калфакның табылган чагы – безгә зур бәйрәм булып узды”, – дип язып җибәргәннәр.

“Швеция татарларының көзге очрашуы булып узды, дип яза Айна Еремина. – Без программаны сюрприз белән башлап жибәрдек – бу милли киемнәр һәм баш киемнәре, милли ризыклар күрсәтүе булды . Чыгышны ” Ак калфакның табылган чагы” дигән җыр белән башладык. Аннан соң мин Ак калфагым дигән шигыремне сөйләдем һәм  “Ак калфак” оешмасы турында һәм вазифалары турында сөйләдем. Шуннан соң без берничә җыр биеп җырладык. Иң кызыгы һәм сөенечлесе шул  – әлегә хәтле Швецияда мондый программа ясаган кеше юк иде диделәр, һәм элек татар телен юнләп белмәгәннәредә репетицияларга бик канатланып йөрделәр, милли киемнәрне үзем (бик белмәсәм дә) тектем инде ү(тукымаларын да эзләп таптым, Аллага шокер). Безнең матур эшләребезне күреп башкалар да кушылып китәр дип өмет итәбез. Әлбәттә, көнләшүләрдә бар, кызганычка каршы, әмма ләкин Матурлык, Изгелек, Яктылык, Якшылык һәр вакыт җиңә. Теләкләребез Ак калфктай саф һәм матур – эшләребез дә уң булыр!”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*