tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Шәһри Казан” газетасы яңа форматта

ВИДЕО: “Шәһри Казан” газетасы яңа форматта

“Шәһри Казан” газетасының җомга саны өр-яңа форматта чыга башлый. “Язмыш” газетасын тәкъдир итү чарасыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы

Яңа буын татарларын татарча ничек укытырга? Күбесенең рухи ихтыяҗлары милли мохиттән аерылган. Татар матбугаты әнә шул сорауларга җавап итеп заман таләпләренә яраклашырга тырыша.

“Шәһри Казан” – Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы. Узган елның августында газета үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте.Аның тарихын язуда катншакан журналистлар Язмышның сәхифә булган чакларын да хәтерли.

Җомга санын тәкъдир итү чарасында медиатармак юнәлешен җитәкләүчеләр, журналистлар, әдәбият -сәнгать әһелләреннән тыш Язмыш газетасының язма геройлары да катнашты. Соңгы араларда абунәчеләр саны бермә-бер арткан басмага алга таба да иҗади уңышлар теләде. Блогер Фагыйлә Гатупова башисемнәргә бәйле тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Шәһри Казан” атнага өч тапкыр – сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Ә җомга саны 2 июльдән башлап укучыларына яңа форматта нәшер ителә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*