tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мөслим районында Бөтенроссия авыл Сабантуе узды

ВИДЕО: Мөслим районында Бөтенроссия авыл Сабантуе узды

Ике көнгә башкалабыз Казан Мөслим районына күчте. Ямьле Ык буенда урнашкан Мөслим районында 2че июльдә бәйрәм концерты, 3 июль көнне Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Бәйрәмнән хәбәрчебез Алия Галиуллинаның махсус репортажы.

Бөтенроссия авыл Сабантуе ештыру масштабы белән федераль дәрәҗәдәгесеннән бер дә ким түгел.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим районының атаклы шәхесләренә махсус буләкләр тапшырды һәм Сабан туе белән тәбрикләде.
СНХ Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Оештыру дәрәҗәсе югары булуга да дәлилләр күп. Ачылу танатанасы әдәби-музыкаль композиция белән башланып китүе, “Вакыт елгасы” күргәзмәсе, төбәкләрнең ишегалды милли күргәзмәләре бәйрәмнең тагын бер алыштыргысыз бизәге булып торды, гомумән мәйданның әкияти матур җирдә урнашуы үзе генә дә бәйрәм рухы өстәде.

Хөрмәтле кунаклар арасында җәмәгать эшлеклеләре, төрле төбәк вәкилләре, дин әһелләре дә бар иде.

XI Бөтенроссия авыл Сабан туе ат чабышында Татарстан Президенты кубогына һәм махсус бүләк, машинага, Марий эл Республикасы егете Александр Александров ия булды.
Ә инде Сабантуеның йөзек кашы булган көрәш мәйданын тотучы ветераннар, бәйрәм илнең кайсы почмагында булмасын канатланып очып килеп җитә. Дөнья чемпионы Хәбил Бикташев та: “Мин Сабантуе мәданында туып-үскән батыр ди. Бүген дә ул бирегә туганнары, дуслары белән килгән.

Мәйданда көч сынаган һәрбер көрәшче диярлек чемион исемен йөртә. Бик матур, оста, чын татарча көрәшкәннән соң абсолют батыр булып Муса Галләмов танылды. Ләкин батырлар өчен көрәш моның белән генә тәмамланмады. 7 авырлык категориясендә беренчелекне алган батырлар төп бүләккә дәгъ¬¬ва кылучылар булып жи¬рәбә салып машина өчен “көрәште”. Шулай итеп машина ачкычы Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдиновныкы булды!

Сабан туенда милли бәйрәмнең күчмә символы Мордовия хөкүмәте рәисе вазифаларын үтәүче Владимир Сидоровка тапшырылды. Киләсе 2022 елда XII нче Бөтенроссия авыл Сабан туе Ләмбрә районы, Аксюн авылында узар дип көтелә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*