Бүген, 4 декабрьдә Россия Ислам университетында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” комиссиясе эшләде. Утырышны комиссия рәисе, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, билгеле, булганча, дини оешмалар, дин әһелләре белән эзлекле һәм даими рәвештә эш алып бара. Ел саен татар имамнары форумы үтә. Милләтебезне саклап калган Ислам дине бүгенге көн шартларында да шушы изге миссия алга таба барсын өчен 2014 ел форумында Татар дин әһелләренең координацион шурасы төзү турында принципиаль карар кабул ителде. Аны оештыру җыелышы көз көне уздырылды. Башкарма комитеты утырышында нигезләмә проекты тәкъдим ителде. Аның турында фикер алышу узды.
Шулай ук утырыш вакытында Болгарда Ислам мәгариф үзәген кору, әлеге оешманың нигезләмәсе проектын карау да үтте.