tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары Татарстанның тарихи урыннары белән танышты
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары Татарстанның тарихи урыннары белән танышты

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары Татарстанның тарихи урыннары белән танышты

Казанга Пермь краеның Барда районныннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары килде. Алар – Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы – Зиннатулла картның оныклары.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эшлекле сәфәр кылганда башкалабызга чакырган иде. Милләттәшләребезнең Казанга килүен һәм Татарстан буйлап экскурсияне Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.

20нче август көнне, “Таң” газетасының баш редакторы  Эльмарт Уразов, Рафик Акманаев, Альфия Якупова һәм 9 яшьлек Динара Мөстакимова Бөтендөнья татар конгрессына килделәр һәм  “Дөнья студиясе”ндә тапшыруда катнаштылар.

Милләттәшләребез 3 көн дәвамында Казан һәм Татарстанның тарихи урыннары белән таныштылар: Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә булдылар, Яңа Кырлай, Кушлавыч, Өчиле авылларын, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен зиярәт иттеләр, шулай ук Иске татар бистәсе һәм Казан кирмәнендә экскурсиягә бардылар, Г.Тукай һәйкәлләренә чәчәк салдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*