tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бабай утары”нда – җыр-моң бәйрәме
“Бабай утары”нда – җыр-моң бәйрәме

“Бабай утары”нда – җыр-моң бәйрәме

Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы ачык һавадагы “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтте.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсенең Башкортстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелүче бу фестиваль агымдагы елда да киң колач алды. Кичә, фестивальнең беренче көнендә, республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан 9 фольклор ансамбле чыгыш ясаса, бүген җиңүчеләргә илебезнең 5 өлкәсеннән килгән иҗади коллективлар белән көч сынашырга туры киләчәк.

Йола буенча, фестиваль үзешчән коллективларының парады белән башланып китте. Аннары кунакларның һәммәсе дә татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләрен чагылдыручы эчтәлекле тамаша тәкъдим итте.

Шулай, Шаран районының “Ихлас” иҗади коллективында яшьләрнең күп булуы аеруча куанычлы. Бәйрәмдә алар “Кичке уен” тәкъдим итте. Салават шәһәреннән килгән “Энҗеләр” ансамбле дә үзенең чагу “яшьлеге” белән аерылып тора. Уфа районының Авдон бистәсендә иҗат итүче “Чулпан” коллективын, башлыча, өлкән яшьтәге апалар тәшкил итсә дә, ул да “яшьләр” исемлегендә – Альбина Якупова тарафыннан ике ел элек оештырылган, алар инде бихисап чараларда катнашып өлгергән. Бүгенге тамашалары да үзенчәлекле булды – алар кош-корт утырту йоласын күрсәтте.

Кандра авылының Әсгать Мирзаһитов исемендәге 2нче мәктәбе укучыларының “Ак җилкән” вокал-фольклор ансамблендә 11-12 яшьлек егетләр шөгыльләнә. Аларның чыгышын күзәткән һәркемнең күңеленә җылы йөгергәндер – киләчәгебез өметле, димәк. 2013 елда оешкан “Хәзинә” ансамбле дә уңышлары белән горурлана ала. Шул ук вакытта Зимфира Әхмәдиева җитәкчелегендәге ансамбль җырчылары – күпкырлы талант ияләре дә.

Ә менә “Туймазы мәрҗәннәре” – иң тәҗрибәле ансамбльләрнең берсе. Рәвия Фәрхитова җитәкчелегендәге бу коллективта лаеклы ялдагы ханымнар белән бергә дәртләре ташып торучы студентлар да чыгыш ясый. Алар исә якташлары Фәнир Галимовның туган җирен, аның табигатен һәм кешеләрен данлап язган җырларын башкара.

Ярмәкәй районының “Ак калфак” ансамбле әгъзаларының осталыгына, бердәмлегенә хәйран калырлык. Бакалы районының Яңа Балыклы авылыннан килгән “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле чыгышы иң чагуы булгандыр. Шуны да әйтергә кирәк, фольклордан тыш, алар халык иҗатының башка төрләре белән дә шөгыльләнә. Репертуарларында – керәшен халык җырлары, иске озын көйләр, әйлән-бәйлән уйнау җырлары һәм такмаклар. Бүгенге чыгышларында боларның барысын да күзәтергә һәм аларга кушылып биергә дә мөмкин булды.

Туган телне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү, яшь буынны югары рухлы итеп тәрбияләү белән шөгыльләнүче “Милли аваз” төркеме дә республикабызда киң билгеле. Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендәге бу коллектив Уфада 2018 елда оештырылып, төрле музыкаль бәйгеләрдә, хәйрия концертларында катнаша.

Билгеле, бәйге булгач, җиңүчеләрне дә билгеләү мөһим. Бу бурыч “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Ак калфак”ның Башкортстан төбәк оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев кебек мәртәбәле шәхесләргә йөкләтелде.

“Милли аваз”, “Туймазы мәрҗәннәре”, “Чулпан” ансамбльләре – җиңүчеләр исемлегендә. Ә менә Гран-при ияләрен билгеләү әллә ни авыр булмагандыр: “Туганайлар” чынлап та ныклы әзерлек белән килгән иде.

Җыр-моң бәйрәмендә беркем дә бүләксез калмады. Әйткәндәй, чараның бу өлеше үзе бер тамашага әверелде. “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” һәм “Татарның чигүле сөлгесе” бәйгеләренең җиңүчеләренә һәм тел-милләт дип янып эшләүчеләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мондый чараларны халкыбыз гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамлау гадәткә кергән. Бу юлы да күркәм йолага тугры калдылар. Ә бәйге дәвам итә: бүген “Бабай утары” тагын да кунаклар кабул итә.

 Эльвира Ямалетдинова

“kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*