tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан вәкиле Камилә Байбәкова «Татар кызы – 2021» бәйгесе ярым финалына үтте
Үзбәкстан вәкиле Камилә Байбәкова «Татар кызы – 2021» бәйгесе ярым финалына үтте

Үзбәкстан вәкиле Камилә Байбәкова «Татар кызы – 2021» бәйгесе ярым финалына үтте

Үзбәкстан татарлары вәкиле, Үзбәкстан Дәүләт Хореография академиясен тәмамлаган Камилә Байбәкова Казанда узган «Татар кызы – 2021» Халыкара бәйгесенең ярым финалына үтте.

Конкурсның финалын Үзбәкстан Республикасы башкаласы – Ташкент шәһәрендә үткәрү күздә тотыла, дип хәбәр итә Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге.

Шунысын да искәртик: Үзбәкстан татарлары вәкиле, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге каршындагы Татар яшьләре советы активисты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты студенты Лилия Камилова «Татар кызы – 2019» бәйгесендә җиңү яулаган иде. Нәтиҗәдә, ул югары титулга ия булды һәм бу чираттагы финалны Үзбәкстан Республикасы башкаласында үткәрү мөмкинлеген бирде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*