Ульяновск өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова мөслимәләр өчен Идел буйлап сәяхәт оештырды.
Анда күренекле шәхесләр — Казанның “Милләт” нәшрияты җитәкчесе, 28 ел дәвамында “Татар-мөселман календаре”н нәшер итүче, үзе дә китаплар авторы, танылган журналист Фәния Хуҗахмәт, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, мөгаллимә Нурия Татлыева катнаштылар һәм милләттәшләребезнең милли үзаңын үстерү, балаларга ана телен өйрәтү дигән темаларга бик тә эчтәлекле чыгыш ясадылар.
Шулай ук октябрь аенда узачак халык санын исәпкә алу буенча да төпле киңәшләрен бирделәр. Очрашу барышында «Өмет» газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерергә дә мөмкин иде. Мөслимәләребез шундый күңелле һәм эчтәлекле сәяхәтне оештыручы мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлековага олы рәхмәтләрен ирештерделәр.
“Өмет” Ульяновск өлкәсе татар газетасы