tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” акциясендә “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге катнашты
“Татарча диктант” акциясендә “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге катнашты

“Татарча диктант” акциясендә “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге катнашты

10 сентябрь көнне Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия базасында узган “Татарча диктант” акциясендә “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге белән бергә укучы балалар һәм Казан кооператив институты студентлары да катнашты.

Диктант 7 мәйданчыкта узды. Текстны татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары, “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова укыды. Акциядә барлыгы 180 кеше катнашты.

Акциянең максаты – туган телебез белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә, аның тарихы һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзек буенча язды.

Диктантны язып бетергәч барлык катнашучылар”Җидегән чишмә” җырын башкардылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*