tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урай шәһәрендә “Татарча диктант” милли бәйрәмгә әверелде
Урай шәһәрендә “Татарча диктант” милли бәйрәмгә әверелде

Урай шәһәрендә “Татарча диктант” милли бәйрәмгә әверелде

Ханты – Мансий төбәге Урай шәһәрендә быелгы “Татарча диктант” акциясенә алдан ук әзерлекләр башланды. Кемдер татарча сүзләрне кабатлады, кемдер татарча әсәрләр укыды. Милли киемнәр турында да онытмадылар. Татар милләтенең рухын күтәреп, үзләренең милләткә карашларын ачыктан-ачык әйтеп татарларыбызның киләчәгенә зур өмет багладылар.

Бүген, бик күп чараларда катнашып, алга әйдәп барган Файзиева Рида Заһит кызы башка еллардагы кебек милләттәшләргә текстны укыды. Татар җырларыбыз белән чара бәйрәмгә әверелде. Азактан инде “Туган тел” җыры белән бу чараны тәмамладылар.

Раушания Исхакова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*