tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Румыния татарлары Констанца шәһәрендә өченче тапкыр Сабантуй оештырган
Румыния татарлары Констанца шәһәрендә өченче тапкыр Сабантуй оештырган

Румыния татарлары Констанца шәһәрендә өченче тапкыр Сабантуй оештырган

10-13 сентябрь көннәре Румыниянең Констанца шәһәрендә V Халыкара мәдәни фестиваль кысасында өченче тапкыр Сабантуй узган.

«Бәйрәмдә I Бөтендөнья билбаулы көрәш буенча „Беллаш“ конгрессы оештырылды, анда 36 ил вәкиле катнашты. „Беллаш»ның президенты, дөнья континентларына күрә җитәкчеләре һәм составы билгеле булды», — диде „Татар-информ“ хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның сүзләренчә, «Беллаш» конгрессының Президенты итеп Үзбәкстан вәкиле Камил Юсупов, Азия континенты генераль секретаре итеп Казахстан вәкиле Рафаэль Хәбиров, Румыния татары — Румыния көрәш федерациясе президенты Наим Белджин директорлар советы әгъзасы итеп, кабул итүче ил буларак Румыния сайланган.

«Сабантуйда өч стильдә көрәш: татар халкының билбаулы көрәше, казах һәм үзбәк көрәшләре булды һәм кырым татарлары көрәше күрсәтелде. Уктан ату, йомырка салынган кашыкны тотып йөгерү, аркан тарту, таяк тарту, кул көрәштерү, интеллектуаль уеннар (казахларның „тогыз кумалак“, кыргызларның „тогуз коргоол“, төрекләрнең „мангала“ уеннары), рәсем буяу һәм чигү буенча остаханәләр оештырылды», — диде ул.

«Сабантуйга Татарстаннан Илүсә Хуҗина, Максуд Юлдашев, Кирам Сатиев кебек артистлар килде. Моннан тыш, Молдовия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Палестина артистлары да чыгыш ясады», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

Айгөл Зара Кәбирова әйтүенчә, көрәштә Татарстаннан ике егет абсолют батыр калган. «65 килограмм авырлыкта Нәфис Миңнебаев, 85 килограмм авырлыкта Рәнис Галимуллин җиңү яулады», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*