Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанлылар каюлы күнне эшкәртү һәм җитештерү традицияләренә төшенә алачак
Казанлылар каюлы күнне эшкәртү һәм җитештерү традицияләренә төшенә алачак

Казанлылар каюлы күнне эшкәртү һәм җитештерү традицияләренә төшенә алачак

17 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Милли музейда «Татарларның каюлы күне: кәсеп, традиция һәм сәнгать» күргәзмәсендә «Их, татар укучылары, чигүле искитмәле…» дип исемләнгән лекция һәм күргәзмә буйлап экскурсия узачак. Лекциягә музей билетлары буенча керергә мөмкин булачак, әмма алдан ук чикләнгән урыннарны күздә тотып, телефон аша язылырга кирәк булачак.

Лекцияне Татарстан Республикасы Милли музееның әйберләр чыганаклары бүлеге фәнни хезмәткәре Шәрипова Гөлшат Гаделҗан кызы укыячак. Шундый ук форматта тагын бер лекция 24 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә уза узар дип күзаллана.

Күргәзмә Казан татарлары һөнәренә багышланган. Ул бөтен дөньяда диярлек билгеле: ХІХ гасыр башында бу аяк киемен Аурупа, Азия һәм хәтта Америкада йөрткәннәр. Күп кенә экспонатлар беренче тапкыр күрсәтелә.

Лекция һәм экскурсиядә катнашучылар күргәзмә экспонатлары белән танышачак, каюлы күнне эшкәртү һәм җитештерү традицияләренә төшенә алачак. Шулай ук бик популяр булган Урта Азия халыкларының бизәкле аяк киемнәрем белән якыннан танышырга мөмкинлек булачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*