tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фирдүс Тямаев Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды
Фирдүс Тямаев Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды

Фирдүс Тямаев Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән очрашты. Милли Шура рәисе җырчыга “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале кысаларында чыгыш ясаганы өчен рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә милли проектларда актив катнашырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, быелгы бәйрәмдә 32 төбәктән 48 коллектив, меңгә якын кеше катнашты. Алар Камал театры каршындагы мәйданнан Бауман урамы буенча Кирмәнгә таба Сөембикә манарасына кадәр җырлап барды. Гармунчылар парадын Фирдүс Тямаев җитәкләде.

Шуны да әйтергә кирәк, татар халкының яраткан җырчысы Фирдүс Тямаевның шушы көннәрдә узачак Милләт Җыенында да катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*