tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бар яктан да үрнәк гаилә
Бар яктан да үрнәк гаилә

Бар яктан да үрнәк гаилә

Удмуртиянең Кизнер районында бердәнбер татар авылы Яңа Борнакта гомер итүче мил­ләттәшләребезгә карап сокланмый мөмкин түгел. Биредә ниндидер бер аерым дөньяга эләккән сыман буласың. Шунысы кызык: авылда беркайчан да мәчет булмаган. Ә менә динебез сакланган. Бу турыда яшь имам Айрат Гыйззәтулин сөйләде.

“Авылга нигез салынгач, араларыннан берәүне – Хаҗи исемле кешене мулла итеп куялар. Аннан соң имам вазифасын Мөхәммәдьяр, Әскәр, Раиф, Мөдәрис абыйлар алып баралар. Хәзер мулла итеп Рифат абый сайланды. Авылга кайтканда, үзем дә аңа ярдәм итәм”, — диде ул.

Гыйззәтулиннар гаиләсендә борынгы дини китаплар да сак­лана. “Авыл халкы гыйлемгә бик нык омтылган. Абыстайлар күп булган. Маһиҗамал исемле бик белемле абыстайны авылдашлар әле дә хөрмәт белән искә алалар. Аның фарсы һәм гарәп телендә язылган китабын әле дә саклыйбыз. Ул гарәпчәне дә, фарсы телен дә белгән. Ә безнең күршедә яшәгән, туган тиешле Фатыйма әбинең үз кулы белән язган догалар китабы сакланып калган”, — дип сөйләде Айрат.

Ул үзе дә кечкенәдән дингә тартылып үсә. Мәктәптән соң Казан Ислам институтын тәмамлый. Бүгенге көндә Иркутск шәһәре мәчетендә эшли. Җәйге яллар вакытында берничә айга туган авылына кайта. “Дингә Аллаһ Тәгалә китерде. Минем әби дә намаз укыды, бабай мөәзин булган. Аларның гарәп телендә язылган китапларын бик кызыксынып карый идем, анда ни языл­ганлыгын беләсе килә иде”, — дип искә алды ул. Дингә килгәч, яшьләрнең нинди кыенлык­лар белән очрашулары турында да кызыксындым. “Дингә яңа гына килгән яшьләрнең әле гыйлемнәре җитми, энтузиазм күп була. Мәсәлән, намазга әле генә баскан улы бер көнне өенә кайтып, әнисенә: “Исламда 8 март бәйрәме юк. Сиңа чәчәк бүләк алмыйм”, — ди. Әнисе дус хатына шалтыратып, шул турыда сөйләгәч, теге иптәше: “Әй, минем улым намазга басмаса ярый инде, югыйсә, бүләксез калам икән”, — дип уйлый. Кызык та, кызганыч та булган хәлләр белән еш очрашырга туры килә. Сораулар белән килгән һәр кешегә ничек дөрес булганлыгын аңлатырга тырышабыз”, — дип сөйләде Айрат.

Әнисе Тәнзилә ханым да берничә ел элек намазга баскан. “Безнең авылда дин элек-электән үк сакланды. Дин тыелган вакытта да әби-бабайлар намаз укыды, ураза тотты. Иремнең әтисенең ишегалдында азан әйткәнен әле дә хәтерлим”, — ди ул. Тәнзилә апа бу йортка 1982 елда килен булып төшкән. “Бер өй аркылы гына яши идем”, — диде.

Тормыш иптәше Шәрифулла абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, 9 онык­лары бар. Балалары барысы да тәрбияле, тормышта үз урыннарын тапканнар. “Без гел эштә идек инде. Әти-әниләр бик нык ярдәм иттеләр балалар үстергәндә”, — ди Тәнзилә апа. Шәрифулла абыйның үзе белән күрешә алмасак та, бу гаиләнең нык, тырыш булулары күренеп тора. Тәнзилә апага гомер буена төрле урыннарда эшләргә туры килә. “Ипи дә пешердем, ашханәдә дә, кибеттә дә, иминият компаниясендә дә эшләдем. Тырыштык инде. Бер генә үкенеч бар: колхоз рәисе бул, дип әйткәннәр иде, риза булмадым”, — дип сөйләде Тәнзилә апа, уенын-чынын бергә кушып.

Алар безне мул өстәл әзерләп каршы алдылар. “Кунаклар килүенә без гел токмачлы аш, бәлеш, коймак пешерәбез”, — ди Тәнзилә апа. Ә менә Айрат безне үзе пешергән тәмле пәрәмәчләр, пироглар белән шаккатырды. “Пешерергә бик яратам. Хәзер бит Интернетта бөтен рецептлар да бар. Шуннан карап өйрәнәм”, — ди ул.

Бу күркәм, бөтен яктан да үрнәк булган гаиләгә Аллаһы Тәгалә муллык, тигезлек, бәхет насыйп итсен дип теләп саубуллаштык без.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*